противопожарная безопасность

Нинди мин кыю!

Бу хәл әллә кайчан булды. Мин мәктәптән кайта идем. Шул вакытта күрше Сәлимә апаның өе янганын күрдем.Сәлимә апа үзе моны күрми иде. Ул һаман да радио тыңлый иде. Әнием Сәлимә апа өчен бик тә борчыла башлады. Сәлимә апа өендә икән.Зур мы мин кечкенә ме мин , дип уйлап та тормадым, хәзер үк Сәлимә апаның өенә кереп киттем. Ишек янында янмый иде әле, кереп була. Мин хәзер үк Сәлимә апаны эзләргә тотындым. Ул караватта ята иде.Мин аны кулыннан тоттым да тизрәк ишеккә алып бпрдым. Ул чыгып китә алды , ә менә мин чыгып китә алмадым. Минем башымәйләнә башлады һәм мин егылдым. Мине пожарчы алып чыкты. Мине күтәреп алып чаккач мин әнинең елаганын ишеттем. Ул шулкадәр елый иде, хәттә минем дә елыйсым килә башлады. Мин уянганда әнием минем битләремне бәйли иде. –“Эх, балам, үлә яздың бит инде! Син булмасаң, нишләр идем соң?”,- диде. Берничә атнадан соң мин мәктәпкә бардым. Бөтен укучылар, укытучылар мине мактадылар. –“Нинди кыю син!”,- диделәр.

Балтач районы

Сосна урта мәктәбе

3 сыйныф укучысы

Гомәрова Зөһрә.

Уеннан – уймак.

Борын-борын заманда яшәгән ди ике малай. Беркөнне болар урманга киттеләр. Алар анда гөмбә, җиләк җыйдылар. Менә кич җитте, алар учак яктылар һәм якында гына су күрделәр. Малайлар су конырга булдылар һәм учаклары турында оныттылар.

Бервакыт малайларның берсе артына борылып караса, пожар чыга башлаган.Икенче малай һаман эчкә йөзеп керә дә керә икән . Беренче малай әй тотынды кычкырырга:-“ Пожар!, Пожар!». Ә икенче малай ишетми.

Бөтен җир төтен белән тулды. Авыл кешеләре әй йөгерә, әй йөгерә, ә беренче малай су ташый. Берзаман малай тончыга башлады. Аның әтисе белән әнисе бик борчылдылар. Алар тизрәк табибны чакырдылар. Икенче малаөй артына борылды, пожарны күргәч тиз-тиз генә судан йөзеп чыкты.

Беренче малайны больницага алып китәләр һәм ул исән кала. Ә икенче малай елап кала .Менә шулай була, шырпы белән уйнасаң!.. Беркайчан да шырпы белән уйнама! Кагылма!

Балтач районы

Сосна урта мәктәбе

3 сыйныф укучысы

Колесникова Адилә.

Шулай бервакыт.

Бу хәл җәй көне булды. Малайлар урамда уйныйлар иде. Менә аларның ашыйсылары килде. Азат өенә кереп бәрәңге алып чыкты. Илназ каяндыр шырпы табып алып килде. Аларның учакта пешкән бәрәңге ашыйсылары килде.Урамда пешерсәң кешеләр күрә, әти-әнигә әйтүләре бар. Малайлар уйлап-уйлап тордылар да, күрше әбинең печәнлегенә менеп киттеләр. Монда печән күп…. Азат белән Илназ бәрәңгене печән өстенә куйдылар да, шырпы сызып җибәрделәр. Ләкин ул янып китә алмады. Илназның кулындагы шырпысын кемдер тартып алды. Борылып карасалар- Илназның әтисе. Малайлар шундый курыктылар. Илназның әтисенең эштән кайткан вакыты булган. Ул малайларның абзарга кереп киткәннәрен күреп калып, аларның артларыннан кергән. Әтиләре күреп калмаган булса күрше әбинең абзары да, өе дә, иң куркынычы- Илназ белән Азат та янган булырлар иде.

Балтач районы

Сосна урта мәктәбе

3 сыйныф укучысы

Ганиева Алия.